Уроки по Joomla 3 можно найти здесь: http://joomla3x.ru/
Шаблоны Joomla 3 здесь: http://www.joomla3x.ru/joomla3-templates.html

Язларыма кайтам. Фания Габидуллина

Категория: Новости

Бүген биләмәара үзәк китапханәсендә бар булмышы белән шагыйрә, үткер каләмле һәм сәләтле журналист, Башкортстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары, Башкортстанның атказанган матбугат һәм киңкүләм мәгълүмәт хезмәткәре, туган ягы Дүртөйлене өзелеп сөюче һәм аның үсеше өчен җан атып йөрүче якташыбыз Фәния Равил кызы Габидуллинаның “Язларыма кайтам” китабының исем туе үтте. 
Кичәдә Русия Федерациясе һәм Башкортстан республикасы Язучылар берлеге әгъзалары, шагыйрьләр Рафаэль Хафизов, Светлана Васикова, прозаик, драматург, үзешчән композитор Мөдәрис Мөсифуллин, “Дулкын” әдәби - иҗат берләшмәсе , “Раушан” клубы әгъзалары, Эльза Рәфил кызы житәкчелегендә икенче лицей укучылары катнашты. Ике сәгать вакыт сизелми дә үтеп китте. Шигырьләр укылды, җырлар җырланды, китапка күзәтү ясалды. Китап укучылар кичәдән соң да тиз генә таралашырга ашыкмадылар. Авторга сораулар белән мөрәҗәгать итеп, истәлеккә фотога төштеләр.

Просмотров: 350